стихи на татарском габдулла тукая. Стихи тукая на татарском


Стихи Тукая на татарском языке | KidsClever

На данной странице собраны познавательные стихи Тукая на татарском, которые познакомят малышей и школьников с удивительными стихами на татарском языке.

 

Стихи Тукая на татарском языке

«Әнә-менә»

 

Әнә чүлмәк: анар катык тутырган;

Менә хәлфә: башы мантыйк тутырган.

 

Әнә карга: мәчет өстенә кунган;

Менә шәкерт: указлы мулла булган.

 

Әнә чеп-чи бәрәңге кәлҗемәсе;

Менә «Тәхрире мәрьәт» тәрҗемәсе.

 

***

 

«Мәктәптә»

 

Менә көз барча кырларны вә урманны ялангачлый, 

Менә ак тун киеп инде күнелсез кыш килә башлый.

 

Игеннәр тулган ындырга, халыкның эшләре беткән, 

Вә көньякның вакытча безгә килгән кошлары киткән.

 

Урамнарда күңелсезлек, авылда сизлә бер кайгы, 

Терелекләр вә шау-шулар, кызыклар кайда ул җәйге!

 

Күңелсез һәм дә ямьсез булса да шул чак табигатьтә, 

Кызык ләкин, күңелле бик авыл кыръенда мәктәптә!

 

Укулар кычкырып анда! Бөтен мәктәп килә шау-шу! 

Кызык җәй айрылып торган укуга көз көне каушу!

 

***

 

«Бер рәсемгә»

 

Бик матур бит, бакчы бу кызның күзенә, кашына, 

Мең вә мильюн афәрин бу сурәтең нәкъкашына.

 

Бу озын сачны каян алган икән соң бу кояш? 

Күр ходайның кодрәтенә, — бер күзең сал башына.

 

И кояш! ямьсезлегеңнән син оялырсың, беләм, 

Гәр чагыштырсаң йөзеңне син бу бит алмасына.

 

Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсмен генә, 

Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә үз Ләйләсенә.

 

Булсыйде оҗмах түрендә әүвәл үк рәсме моның, 

Илтифат итмәс иде Адәм дә үз Хаувасына.

 

Күрсә Һарут берлә Марут, юлдан азмаслар иде, 

Бәлки бакмаслар иде шәйтаннары игьвасына.

 

Татлы ирнең үпсә бер мән, кәүсәреңне нишләсен? 

Пар килер ул дөньяның үлмәс Хозыр, Ильясына.

 

Күрсийде Иблис ләгыйнь дә, кайда баш тартып йөрү! 

Баш иярди сәҗдәгә, кайтып тагын алласына.

 

Булмаса сайраулары мәдхе Сәнасында моның, 

Кит! пычак керсен җиһанның барча сандугачына!

 

***

 

«Туган җиремә»

 

Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

 

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;

Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

 

Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,

Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —

 

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;

Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.

 

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;

Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.

 

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең

Җанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

 

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;

 

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;

Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

 

Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;

Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.

 

***

 

«Гомер хакында»

 

Бик күңелсез бер начар журнал — гомер,

Анда, әлбәт, баш мәкалә мал ирер.

 

***

 

«Ике юл»

 

Ике юл бар бу дөньяда: бере будыр — бәхет эстәү;

Икенче шул: гыйлем гыйшкында булмак — мәгърифәт эстәү.

 

Синең кулда: теләсәң — мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;

Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул.

kidsclever.ru

Габдулла Тукай - Татарча - Шүрәле

I

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай диләр;Җырлаганда көй өчен «тавыклары җырлай» диләр.

Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем,Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

Ул авылның, — һич онытмыйм, — һәр ягы урман иде,Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

Зурмы? – дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.

Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.

Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.

Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләрБерлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.

Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.

Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк–ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.

Бервакыт чук-чук итеп сайрый Ходайның кошлары;Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.

Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.

Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.

Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләреКарт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.

Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:Аһ! дисең, без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе.

II

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.

Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларынЯзмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым...

Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит – «Шүрәле».

Аз гына сабрит әле, и кариэм! хәзер язам;Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

III

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар диләр,Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар диләр,

Һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

IV

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.

Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер ҖегетКиткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.

Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,Кисә башлаган утынны балта берлән тук та тук!

Җәйге төннең гадәтенчә төн бераз салкын икән;Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.

Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исәАлны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.

Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!

Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.

Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.

Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.

Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

V

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак-угъры түгел,Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.

Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.

Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, иЯшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын.Тик сине шартымга күнмәссең диеп мин уйлыймын.

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнәШунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.

Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.

Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!

Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;

Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын,—Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!

Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.

Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр,Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.

Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,Шүрәленең бармагы калды кысылды шап итеп.

Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.

Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәм генәм;Мондин ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.

Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым диеп,Аңгар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.

Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр; -Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?

Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;Ул моның фөрьядларын асла колакка элми дә.

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?

Иртәгә килгәнче дустлар тәндә җаным торса гәр,Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым Былтыр минем.Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!

Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак булаҺәм дә, ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.

Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз Былтыр мине,Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»

Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, — диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!?»

(1907)

karaakkosh.com

Габдулла Тукай - Татарча - Су анасы

I

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;Куркам үзем әллә нидән,— юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,Җен оныткан, ахыры,— калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба,—Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!Ник аласың син аны,— ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» — бертуктамый этләр өрә;Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым»,— дидем.

Сейләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;Курка үзе алса да,— уйлый эченнән әллә ни...

II

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим,— инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез шык та шык! безнең тәрәзәне кага;Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әниИ орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

(1908)

karaakkosh.com

какие стихи у габдулы тукая на татарском языке, про су анасы

Габдулла Тукай Су анасы (Бер авыл малае авызыннан) I &#1174;&#1241;й к&#1257;не. Эссе &#1211;авада мин суда койнам, й&#1257;з&#1241;м; Ч&#1241;чр&#1241;т&#1241;м, уйныйм, чумам, башым бел&#1241;н суны с&#1257;з&#1241;м. Шул р&#1241;вешч&#1241; бер с&#1241;гать ярым кад&#1241;рле уйнагач, Инде, шаять, бер с&#1241;гатьсез тирл&#1241;м&#1241;м дип уйлагач, Й&#1257;гереп чыктым судан, тиз-тиз киендем &#1257;с-башым; Куркам &#1199;зем &#1241;лл&#1241; нид&#1241;н, — юк янымда юлдашым. Бервакыт кит&#1241;м диг&#1241;нд&#1241;, т&#1257;ште к&#1199;зем басмага; Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада. К&#1257;нг&#1241; каршы ялтырый кулындагы алтын тарак; Шул тарак берл&#1241;н утыра тузгыган сачен тарап. Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып, Шунда яр буендагы куе агачларга посып. Сачл&#1241;рен &#1199;рг&#1241;ч тарап, сикерде т&#1257;ште суга ул; Чумды да китте, т&#1241;мам юк булды к&#1199;зд&#1241;н шунда ул. Инде мин &#1241;крен ген&#1241; килдем д&#1241; кердем басмага, &#1174;ен оныткан, ахыры, — калган тарагы басмада. Як-ягымда &#1211;ич кеше д&#1241; юклыгын белдем д&#1241; мин, Чаптым авылга, таракны тиз ген&#1241; элдем д&#1241; мин. К&#1199;рмимен алны в&#1241; артны, и чабам мин, и чабам; Ашыгам, тирлим, пеш&#1241;м &#1211;&#1241;м кып-кызу уттай янам. Берзаманны &#1241;йл&#1241;неп баккан идем артка таба, — А&#1211;, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба. Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак! Ник аласы&#1187; син аны, — ул бит минем алтын тарак! » Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам; Шулкад&#1241;рле кыр тыныч, &#1211;ичбер кеше юк, ичмасам. Шул р&#1241;вешч&#1241; чабышып &#1175;иттек авылга бервакыт, Су анасыны куарга к&#1199;т&#1241;релде барча эт! «Вау! » да «вау! » да, «&#1211;ау! » да «&#1211;ау! » — бертуктамый этл&#1241;р &#1257;р&#1241;; Су анасы, куркып этл&#1241;рд&#1241;н, кирег&#1241; й&#1257;гер&#1241;. Инде эш &#1175;айланды, куркудан тынычландым, дидем; И явыз карчык! тарагы&#1187;нан коры калды&#1187;, дидем. &#1256;йг&#1241; кайттым да: «&#1240;ни, алтын тарак таптым! » — дидем; «Сусадым, ардым, &#1241;ни, мин бик озак чаптым», — дидем. Сейл&#1241;г&#1241;чтен кыйссаны, алды тарагымны &#1241;ни; Курка &#1199;зе алса да, — уйлый эченн&#1241;н &#1241;лл&#1241; ни.. . II Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич бел&#1241;н; &#1256;й эче тулган иде кичке &#1211;ава, хуш ис бел&#1241;н. Юрган астында йокыга китми ятам мин &#1211;аман; Шык та шык! — кемдер т&#1241;р&#1241;з&#1241;г&#1241; чиерт&#1241; берзаман. Мин ятам р&#1241;х&#1241;т кен&#1241;, тормыйм да кузгалмыйм &#1241;ле. Бу тавышка сиск&#1241;неп, торган йокысыннан &#1241;ни: — Ни кир&#1241;к? Кем бу? Кара т&#1241;нд&#1241; вакытсыз кем й&#1257;ри? Н&#1241;рс&#1241; бар со&#1187; т&#1257;нл&#1241; берл&#1241;н, и пычагым кергери! — Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир! бая к&#1257;ндез алып качты сине&#1187; угълы&#1187;, карак! Т&#1257;шк&#1241;н айны&#1187; ш&#1241;&#1199;л&#1241;се, мин юрган астыннан карыйм; Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим, — инде мин кайда барыйм? » &#1211;ич &#1257;злексез шык та шык! безне&#1187; т&#1241;р&#1241;з&#1241;не кага; Ул коточкыч сачл&#1241;ренн&#1241;н чишм&#1241; т&#1257;сле су ага. &#1240;нк&#1241;ем алтын таракны, тиз ген&#1241; эзл&#1241;п табып, Атты да тышка, тиз&#1199;к куйды т&#1241;р&#1241;з&#1241;не ябып. Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, &#1241;ни И орышты, и орышты, и орышты со&#1187; мине! Мин д&#1241; шуннан бирле андый эшк&#1241; кыймый башладым, «Й&#1241; иясе юк! » — дип, &#1241;йберл&#1241;рг&#1241; тими башладым. <a href="/" rel="nofollow" title="3139469:##:suanasy.php">[ссылка заблокирована по решению администрации проекта]</a>

Вот лови хороший сайт) большой выбор! karaakkosh.com

touch.otvet.mail.ru

СТИХИ НА ТАТАРСКОМ ЯЗЫКЕ

ТВОРЧЕСТВО ГАБДУЛЛЫ ТУКАЯ

Бәйрәм вә сабыйлык вакыты   

 

Сабый вактын сагынмакта һәр шагыйрь дә,Ачы-тәмле хыялдыр бу һәр шагыйрьгә;Бәйрәм җитсә, минем дә исемә төшә:Уйнамакчы булам сыйбъян берлән бергә.

Төшә искә гарәфә кич яткан чагым,Уйлап: «Кайчан таң?» — дип, ул атмаган таңым;Тәти читек, тәти күлмәк-ыштаннарныБаш астыма өеп куеп яткан чагым;

Таң алдыннан яңлыш йоклап киткән чагым,Төшемдә дә нурлы бәйрәм көткән чагым;Әнкәемнең тавышлары колагымда:«Гает җитте, тор, аппагым! Тор, аппагым!»

Таң аткачдин урам буе чапкан чагым,Мәгъсуманә ләззәт, хозур тапкан чагым;Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,Гает укып, көлә-көлә кайткан чагым. —

Уйласаң ул якты көнне, килә күз яшь;Хозур ла соң! Инсан өчен бу хәл, бу яшь!Бәйрәм көнне күктән җиргә нурлар ага,Әйтерсең лә чыккан бу көн ике кояш!

Тәңре! Чигерче яшемне, синнән сорыйм;Теләгемне синнән сормый, кемнән сорыйм;Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим!

 

Сыйбъян — балалар.Мәгъсуманә — гөнаһсыз, пакь килеш.Инсан — кеше.

 

Алтынга каршы           

И Тәгалә! Җир йөзеннән алчы бу алтынны, ал,Яндыручы бу мөкаддәс җирне — бу ялкынны ал!

Куш мәләкләргә: җиһаныңны тазартсыннар иде,Барча алтынны, җыеп, дүзәхкә атсыннар иде.

Сап-сары шәйтаннар анлар шунда янсыннар иде,Җөмлә гасыйлар үчен шунлардан алсыннар иде.

Бу җиһан Иблис вә шәйтаннар белән калыр тыныч,Бетсен иде шул сары йөз, — шундадыр зур куркыныч.

Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра;Ялтырап, күзләрне чагып, тугъры юлдан яздыра.

Мин тәмам гиздем җиһанны — кайда, кайда йөрмәдем,Тик шул алтыннан — бәла, шәйтан-фәлән һич күрмәдем.

Һәр тараф, һәр җирдә халкың — шул металлның бәндәсе;Күрмиләр хакны, чөн алтын һәр хәкыйкать пәрдәсе.

Бу халыкча: зөһед, тәкъва, тугьрылык та, дин дә шул!Хәзрәти Коръән, Зәбур, Тәүрат та шул, Инҗил дә шул!

 

Мәләк — фәрештә.Дүзәх — тәмуг, җәһәннәм.Җөмлә гасыйлар — барлык гөнаһлы кешеләр.Чөн — чөнки.Зөһед — суфилык.Тәкъва — яхшылык.

 

Туган җиремә   

 

Айрылып китсәм дә синнән гомремең таңында мин,И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;Тарта торгач куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —

Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.

Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;Алды дүрт ягымны ялкын, якмады, харкъ итмәде.

Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синеңҖанга ягымлы икәндер ялкының да дулкының!

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.

 

Хиссеми — тойгымны.Җисмеми — гәүдәмне (үземне).Гаркъ итмәү — батырмау.Харкъ итмәү — яндырмау.Җөмләтән — барчасы.Фосулы әрбәгъә — елның дүрт вакыты.Сарикъ — карак.

 

 

Яз («Тыныч торма…»)    

 

Тыныч торма, каләм, дәртеңне яз, яз!Тагын җитте мөнәүвәр яз, аяз яз.

Яза күр, и каләм, яз, гәрчә аз-аз,Дәһ булсын, әйләсен дил иһтизаз, яз.

Эрергә башлады бозлар вә карлар,Томаннары чыктылар җирдән вә парлар.

Төшерә искә язның бу томаныДөханы ахыр — ахыры заманы.

Кисәктән җанланып, бозлар агалар;Чабалар, берсене берсе кагалар.

Белерсең син боларның мәхшәре дип,Бу бозларны — үлекләр гаскәре дип;

Өрелмеш дип белерсең санки мөгез,Вә яки мөгезен селкеткән үгез.

Болар әллә бара дәһшәтле судка,Беленми: кайсы — җәннәт, кайсы — утка.

Бу галәмне тота бертөрле каушау.Бөтенләй болганадыр, килә шау-шау.

Бөтен сахра гарип төсләр аладыр,Болыт төсле ала булып каладыр.

Бераздан күрсәтәдер чын төсен җир,Чәч орлык, сөр сабан инде, бу — чын җир.

Кояш та җып-җылы нурлар сачадыр,Күңелсез җир йөзе күңлен ачадыр.

Китә, саубуллаша кыш зәмһәрире,Чыга җиргә яшел чирәм хәрире.

Терелә, җанланадыр халкы галәм,Яңара халкы Хаува, халкы Адәм.

Шулай шул: уйлата яз төрле якны,Димәк ки — бер мәматны, бер хәятны.

 

Мөнәүвәр — нурлы, якты.Әйләсен дил иһтизаз — күңел дулкынлансын.Дөханы ахыр — ахыры заманы — заман ахыры җитүен белдергән актыккы ут-төтен.Мәхшәр — динчеләр уенча кыямәт (дөнья беткән) көндә яңадан терелгән кешеләрнең җыелу урыны һәм вакыты.Санки — әйтерсең лә, гүя.Зәмһәрир — суыклык.Хәрир — ефәк.Халкы галәм — дөнья халкы.Мәмат — үлем.Хәят — тормыш, тереклек, яшәү.

 

This post has been viewed 6114 times.

Похожие статьи

admin Поэтическая страничка

madrasah2.ru

Стих Г. Тукая на татарском языке. Пожалуйста, очень нужно!

Ай һәм кояш» Һималая тау өстендә алтын бишек, Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен; Җил төн буе йоклаганын саклап тора, Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора. Йокысыннан Кояш ничек уяндисә, Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә; Исә-исә бөтен дөнья буе китә: Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә! Торып чыккач шул бишектән Кояш агай, Анда кереп йоклый инде энесе Ай: Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп, Оядагы йоклап яткан кошчыклардай. Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә, Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә; Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне — Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә. (1909)

<a href="/" rel="nofollow" title="15907216:##:1OjIQmv">[ссылка заблокирована по решению администрации проекта]</a>

Габдулла Тукай, великий поэт, как и Муса Джалиль. Муса Джалиль писал в застенках немецкого плена свою "Моабитскую тетрадь".

Кызыклы шәкерт Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор; Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! — Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә. Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә. — Ах, җүләр маэмай! тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул: Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул! <a rel="nofollow" href="https://wikisource.org/wiki/Кызыклы_шәкерт_(Тукай)" target="_blank">https://wikisource.org/wiki/Кызыклы_шәкерт_(Тукай)</a>

touch.otvet.mail.ru

стихи на татарском габдулла тукая, литература

Julia569569

21 сент. 2015 г., 13:16:26 (3 года назад)

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! «Родной язык» («Туган тел»)Родной язык – святой язык,отца и матери язык,Как ты прекрасен!Целый мир в твоем богатствея постиг! Качая колыбель,тебя мне в песнеоткрывала мать,А сказки бабушки потомя научился понимать. Родной язык, родной язык,с тобою смело шел я вдаль,ты радость возвышал мою,ты просветлял мою печаль. Родной язык, с тобой вдвоемя в первый размолил творца:– О боже, мать мою прости,прости меня,прости отца. РОДНОЙ ЯЗЫКО, как хорош родной язык,отца и матери язык,Я в мире множество вещейчерез тебя навек постиг!Сперва на этом языке,качая зыбку, пела мать,А после – бабушка менястаралась сказкою унять.Родной язык, ты мне помогпонять и радость с малых лет,И боль души, когда в глазахтемнеет, меркнет ясный свет.Ты мне, родной язык,изречь молитву первую помог:«Прости меня, отца и мать,великодушен будь, мой бог!»  «Ана догасы» («Молитва матери»)Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,Көмешләнгән бөтен өйләр, вә сахралар тора балкып.Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арганХалык йоклый – каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчыкНамазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угьлын:Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз угълым!Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь;Карагыз: шул догамы инде тәңре каршына бармас? «Молитва матери» (Перевод В.Ганиева)Ясный лик на небе кажетлучезарная луна.На соломенные крышильет сребристый свет она. Тихо-тихо. Спит деревня.Высоко витают сны.Мертвым сном забылись люди,от трудов утомлены. И собаки не желаютдаже вылезть за порог.Лишь в одной избушке светитосторожный огонек. Там старуха бьет поклоныза молитвою святой.К небу от земной юдолиунеслась она душой. Вот она, сложив ладони,их приблизила к лицу:«Осчастливь, господь, сыночка!»– молится она творцу. Слезы капают у старой,бледный лоб давно иссох.Ту молитву неужелине услышит вышний бог? 

literatura.neznaka.ru